В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлеге хокук футбол матчына билет һәм җанатар паспорты күрсәтүчеләргә бирелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы апрель, Ксения Швецова). Футбол буенча дөнья чемпионатын уздыру көнендә тамашачылар өчен җәмәгать транспортында бушлай йөрү мөмкинлеге булачак. Әлеге хокук футбол матчына билет һәм шәхси тамашачы картасын күрсәтүчеләргә бирелә.
Казанның транспорт буенча комитет рәисе урынбасары Марат Хисәметдинов сүзе буенча, шәһәрнең җәмәгать транспортында бушлай йөрү мөмкинлеге, аккредитация һәм транспорт картасы булган очракта, волонтерларга һәм ФИФА исемлекләренә кертелгән затларга биреләчәк.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы идарәсе башлыгы Алексей Сидоров хәбәр иткәнчә, волонтерлар өчен бушлай йөрү мөмкинлегенең срокларын кыскарту агымдагы елның үзенчәлеге булып тора. Конфедерацияләр кубогы вакытында бушлай йөрү мөмкинлеге беренче матчка кадәр 1 ай алдан һәм соңгы уеннан соң бер ай дәвамында бирелгән булса, хәзер волонтерлар беренче уенга кадәр бер ай алдан һәм соңгы матчтан соң 10 көн дәвамында бушлай йөри алачак.
“Җәмәгать транспортында бушлай йөрү мөмкинлеген бирә торган документлар итеп матч билеты һәм җанатар паспорты тора. Әлеге документлар булмаган очракта, бушлай йөрү мөмкинлеге бирелми”, - дип ассызыклады А.Сидоров.