Өлкән яшьтәге казанлылар рус телендә танылган җырларны өйрәнә һәм башкара алачак
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы август). 18 нче августта «Крылья Советов» паркында өлкән яшьтәге казанлылар өчен ачык хор репетициясе үткәреләчәк. Дәрес «Тормыш яме» проекты кысаларында узачак.
Репетициядә катнашучылар рус телендә танылган җырларны өйрәнәчәкләр һәм башкарачаклар. Дәресне проект җитәкчесе Виктор Голумбевский үткәрәчәк. Ул 17:00 сәгатьтә парк сәхнәсе янында башланачак, дип хәбәр иттеләр Парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Шулай ук җәйге сезонда өлкән яшьтәге кешеләр өчен шәһәр паркларында иҗади мастер-класслар, финанс куркынычсызлыгы буенча дәресләр, спорт дәресләре һәм шахмат турнирлары планлаштырылган. Ә инде киләсе атнада, 23 нче августта, Горький исемендәге паркта Яшәү ямен сөючеләр көнен билгеләп үтәчәкләр.