В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан медицина академиясе, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм наркодиспансер вәкилләре шәһәрлеләрнең сорауларына җавап бирәчәкләр.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче декабрь). 21 нче декабрьдә «Наркотикларсыз тормыш» темасына туры эфир узачак, модератор – ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева.
Экспертлар Казан дәүләт медицина академиясенең психотерапия һәм наркология кафедрасы доценты Вера Герасимова, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсенең оператив-профилактик операцияләрне профилактикалау һәм оештыру бүлеге оперуполномоченные Светлана Крылова һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгече, психиатр-нарколог, Республика наркология диспансерының медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Резеда Хаева булачак.
Туры эфир Татарстан Республикасының социаль челтәрләрдәге рәсми бергәлегендә 16:30 сәгатьтә башлана. Шулай ук ТР Яшьләр эшләре министрлыгының кайнар линия телефоны эшли: +7(843)222-91-77.