В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләргә хезмәт һәм мәшгульлек мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәкләр.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче ноябрь). 26-нчы ноябрьдә Казанның Совет районында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
Шәһәр халкы предприятиеләрнең кадрлар хезмәте хезмәткәрләре белән очраша, буш эш урыннары һәм предприятиеләрдәге вакантлы вазыйфалар турында белә, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте күрсәтә торган хезмәтләр турында мәгълүмат ала, хезмәт һәм мәшгульлек мәсьәләләре, дәүләт гарантияләре буенча белгечләр белән киңәшләшә, өстәмә һөнәри белем бирү программалары турында белә ала.
Вакансияләр ярминкәсе 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Журналистлар урамы, 13а адресы буенча узачак, дип хәбәр итә Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге. Өстәмә мәгълүматны түбәндәге телефон аша белергә була: +7(843)273-90-86.