Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче октябрь). Салават Күпере районында яшәүчеләр өчен 4 нче ноябрьдә икенчел чимал җыю буенча акция оештырыла. Калдыкларны «Фракция» проектының машинасында калдырырга мөмкин булачак.
Эшкәртүгә полипропилен, макулатура, металл, техника, көнкүреш химиясе флаконнары, чеклар, пакетлар, CD-дисклар һ.б. кабул ителәчәк. Фракцияләрнең тулы исемлеге
сылтама буенча бастырылган. Икенчел чималны тапшыруга ничек әзерләргә икәнен
белешмәлектән белергә була.
Машина 12:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр Садовая урамы, 9 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәге парковкасында торачак, дип хәбәр итә «Фракция» проекты командасы.