В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашучылар төрек сленгын, инглиз телендә ару темасына һәм Германиянең төп бәйрәмнәре турында сөйләшәчәкләр.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче ноябрь). Ноябрь аенда Татарстанның Милли китапханәсендә инглиз, алман һәм төрек телләре буенча бушлай мастер-класслар узачак.
Китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 6 нчы ноябрьдә инглиз теле дәресендә катнашучылар ару темасы буенча фикер алыша һәм үзләренең сүзлек байлыгын файдалы сүзләр белән тулыландыра алачак. Чара 16:00 сәгатьтә башлана.
17 нче ноябрьдә алман телен өйрәнергә теләүчеләргә Германиянең төп бәйрәмнәре турында сөйләячәкләр. Килүчеләр алман телендә котларга өйрәнәчәк һәм мөстәкыйль өйрәнү платформалары турында беләчәк. Очрашу 18:30 сәгатьтә башлана.
26 нчы ноябрьдә 14:00 сәгатьтә төрек теле буенча мастер-класс башлана. Анда казанлылар танышу серләрен һәм милли сленгны өйрәнә алачак.
Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. Тәкъдим ителгән исемлектә кызыксындырган вакыйганы сайларга кирәк.