Ярминкә Мәскәү районы Мәшгульлек үзәгендә оештырыла.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче октябрь). 14 нче октябрь көнне Казанның Мәскәү районы Мәшгульлек үзәге пенсия алды яшендәге кешеләр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырачак.
Чарада кадрлар хезмәте вәкилләре катнашачак. Очрашуда килүчеләргә район оешмаларындагы вакантлы вазыйфалар турында сөйләячәкләр.
Ярминкә Гагарин ур., 46 адресы буенча 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр узачак. Кызыксындырган сорауны +7(843)564-38-32 телефоны буенча бирергә мөмкин, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә.
50 яшьтән өлкәнрәк казанлыларга иртәгә, 5 нче октябрьдә, Совет районындагы эш урыннары тәкъдим ителәчәк. Өлкәннәр көненә багышланган вакантлы эш урыннары ярминкәсе Журналистлар ур., 13а адресы буенча узачак.