Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.02.2025, 11:32

«Казаныш» халыкара форумында яшь шәһәрлеләр өчен архитектура буенча бушлай дәресләр уздырачаклар

Алдан теркәлү буенча катнашырга мөмкин

«Казаныш» халыкара архитектура-төзелеш форумында 7 февральдә яшь шәһәрлеләр өчен бушлай дәресләр сериясе булачак. «Смена Дети» сәнгать студиясе архитектурага багышланган дәресләр үткәрәчәк.

12:00 сәгатьтә «Шухов манарасы» беренче дәресе старт ала. Архитекторлар Тимофей һәм Маргарита Зверко балаларга кадаклар кулланмыйча төзелә торган конструкцияләр турында сөйләячәк. Укытучылар белән бергә балалар манараның кечкенә күчермәсен төзи алачак. Сылтама буенча теркәлергә мөмкин.

«Аттракционнар паркы» дәресен архитекторлар Маргарита Зверко һәм Аделина Абдуллина 13:30 да үткәрәчәк. Дәрес барышында балаларны парк өчен яңа күңел ачулар уйлап табу максаты белән төркемнәргә бүләчәкләр. Яшь архитекторларга кәгазьдән конструкцияләр төзергә укытучылар ярдәм итәчәк. Сылтама буенча язылырга мөмкин.

Яңа гадәти булмаган структуралар булдыру өчен төрле формалар һәм материаллар белән балалар «Архитектура балансы» дәресендә эксперимент ясый алачак. 15:00 сәгатьтә балаларны архитекторлар Маргарита Зверко һәм Аделина Абдуллина көтәчәк. Теркәлү сылтама буенча.

Дәресләр сериясен «Дом-трансформер» китабы» тәмамлаячак. Дизайнер Юлия Диярова һәм апсайкл-рәссам Элина Касыймова балалар белән бергә китап рәвешендә ачыла торган күпкатлы йортлар төзиячәкләр. Дәрескә алдан теркәлеп, 16:30һәм 18:00 дә кушылырга мөмкин.

Барлык дәресләр дә «Балалар Лекторие» аудиториясенең беренче катында узачак, дип хәбәр иттеләр оештыручылар.

Исегезгә төшерәбез, 6 февральдән 8 февральгә кадәр Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында «Казаныш» халыкара форумы узачак, ул БРИКС саммитының архитектур дәвамы булачак. Вакыйгага 400 гә якын спикер чакырылган, аларның 25% ы – дөньяның 24 иленнән чит ил экспертлары. «Төрлелек бердәмлеге» тематик программасында 115 тән артык чара планлаштырыла.

Барлык яңалыклар