Республикада коронавирус таралуын булдырмау өчен берничә чара кабул ителде инде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы март, Ксения Швецова). 30-нчы марттан Татарстан Республикасында барлык халык өчен үз-үзләрен изоляцияләү режимы кертелә - бу яңа COVID-2019 коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау белән бәйле. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган чираттан тыш брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы санитар-эпидемиягә каршы комиссия рәисе Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
Республикада вирус таралуны булдырмау өчен берничә чара кабул ителде, дип искәртте Л.Фазлыева - гражданнар катнашында ял итү, күңел ачу, тамаша ясау, спорт, агарту, реклама һәм башка чаралар уздыру, шулай ук республикада урнашкан паркларда, скверларда тиешле хезмәтләр күрсәтү рөхсәт ителми. Ул шулай ук 28-нче марттан сәүдә үзәкләре, сәүдә-күңел ачу комплекслары, ваклап сату базарлары һәм аларда урнашкан сәүдә объектлары эшчәнлеге туктатылган, дип искәртте.
Моннан тыш, җәмәгать туклануы өлкәсендә хезмәт күрсәтү шулай ук дистанцион рәвештә һәм алып китү юлы белән дә гамәлгә ашырыла, ә 28-нче марттан башлап республика территориясендә ел әйләнәсендә шифаханә-курорт оешмаларында, шифаханә-савыктыру балалар лагерьларында урыннарны броньлау һәм гражданнарны урнаштыру туктатылган.
30-нчы марттан башлап Татарстанда барлык гражданнарга үзизоляция режимы тарала. Бу чара бигрәк тә 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга кагыла, чөнки өлкән яшьтәге кешеләр коронавирус инфекциясеннән катлауланулар килеп чыгу буенча куркыныч янаган төркемдә торалар.
Россия Федерациясе Президенты Указында язылган Татарстан учреждениеләрендә һәм предприятиеләрендә эшләгән һәм эшчәнлек алып барган кешеләр яшәү урыннарыннан һәм үзләрен изоляцияләү урыннарыннан китү хокукына ия. Болар - өзлексез цикл предприятиеләре, сәламәтлек саклау учреждениеләре, азык-төлек сату белән шөгыльләнүчеләр, даруханәләр һәм тереклек эшчәнлеген тәэмин итүче башка оешмалар.
«Өзлексез эшли торган предприятиеләр категориясенә эләкмәгән кешеләр үз-үзләрен изоляцияләү урынын ташлап китәргә тиеш түгел, моңа кичектергесез медицина ярдәме таләп ителә яки турыдан-туры яшәү һәм сәламәтлеккә куркыныч яный торган очраклар керми, - диде Л.Фазлыева. - Калганнарга үзизоляция урынын ташлап китәргә бары тик бер-ике көн эчендә халык игътибарына җиткереләчәк тәртип нигезендә генә мөмкин булачак».
Документта шәһәр халкының беренче кирәк-ярак товарлары, шулай ук медицина ярдәме алу өчен чыгуы каралачак дип күздә тотыла. Әмма, мөмкин булганча, халык күпләп җыелган урыннарга барудан баш тартуны сорыйлар. «Татарстанда беренче кирәк-ярак һәм азык-төлек продуктларын өйгә китерү буенча беренчел эш башкарылды, шулай ук дистанцион сәүдә буенча да, - диде Л.Фазлыева. - Ялгыз яшәүче пенсионерларга һәм инвалидларга товарлар волонтерлар һәм социаль яклау хезмәткәрләре ярдәме белән өйгә китерелә».
Бүгенге көннән Татарстанда шулай ук муниципальара багаж ташу туктатыла, дип билгеләп үтте ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин. Республика буенча йөкләр җибәрүгә бәйле ташулар җибәрелгән оешма тарафыннан билгеләнгән формада бирелгән белешмә булган очракта башкарылачак.
«Санитар-эпидемиологик вәзгыять безне республика буенча кешеләрнең хәрәкәтен чикләргә мәҗбүр итә, - диде Л.Сафин. - 1-нче апрельдән барлык муниципальара ташулар туктатылачак, шуңа күрә кемдер өйдән киткән икән - моңа кадәр кире кайту һәм мәҗбүри карантинга китү сорала. Җәмәгать транспорты булган шәһәрләрдә хәрәкәтчән состав саны буенча чикләүләр кертелде. Шулай ук электричкалар буенча чикләүләр дә каралачак: алар аэропорт юнәлешендә, шулай ук Арча һәм Зөя шәһәрләрендә эшкә йөрүчеләр өчен иртән һәм кич белән йөриячәк.
Такси эше тукталмаячак. Шәһәр халкы шәхси транспорттан да файдалана алачак, әмма режим шартларын шулай ук үтәргә кирәк булачак - өйдән алдан алынган документлар буенча гына яки бик кирәк булган очракта гына кая да булса чыгып китәргә мөмкин булачак.
Хәзерге вакытта Татарстанда коронавирус инфекциясенең 14 очрагы теркәлгән, бер кеше терелгән. Марина Патяшина сүзләренчә, республикада коронавируска 10 мең тикшеренү үткәрелгән, көн саен 400 тест үткәрелә. Якын арада тестлар санын көненә 1-1,5 меңгә кадәр арттыру планлаштырыла.
«Үзизоляцияләү режимы - көйсезлек кенә түгел, ә вәзгыятьне нормальләштерү өчен кирәкле чара, - дип өстәде Л.Фазлыева. - Барыгыздан да бу кагыйдәне үтәвегезне сорыйм - бу безгә вирус таралуын булдырмый калырга мөмкинлек бирәчәк. Без моның өчен мөмкин булганның барысын да эшлибез. Үзизоляция - һәрберебез өчен җитди, катлаулы мәсьәлә ул. Әмма бу шулай ук безнең шәхси җаваплылыгыбыз һәм якын кешеләр турында кайгыртуыбыз да».