В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Профессия белән танышу» дәресе «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды проекты кысаларында узды.
Фото: Марат Мугинов
Танылган Казан салонының мастерлары һәм стилистлары балаларга үз эшләренең үзенчәлекләре, һөнәргә килү юллары турында сөйләделәр. Белгечләр клиентлар белән ничек эшләргә кирәклеге турында үз серләре белән уртаклаштылар, төрле техникаларда чәч кисү ничек башкарылуын күрсәттеләр. Чәчтарашлар хезмәтеннән балалар үзләре дә файдалана алды. 30-дан артык тәрбияләнүче очрашудан яңа прическалар белән китте.
Моннан тыш, «Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм» фонды гранты ярдәме белән мәктәптә «Ярдәмчедән мастерга» проекты тормышка ашырыла. Махсус җиһазландырылган кабинетларда тәрбияләнүчеләр столяр осталыгына, кулинариягә, тегүгә, чигүгә өйрәнәләр. Бер ел элек монда шулай ук чәчтараш кабинеты барлыкка килде, дип хәбәр итә «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды матбугат хезмәте.