Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.04.2024, 15:09

БРИКС илләре саммитында катнашучыларны урнаштыру өчен Казанда 51 объект әзерләнә

Аларны кунакханәләрдә, Универсиада авылында, «Балкыш» шифаханәсендә һәм М14 микрорайонындагы йортларның берсендә урнаштырачаклар

Фото: Марат Мөгыйнов

Казанда 22-24 нче октябрьдә узачак БРИКС илләре саммитында катнашучыларны урнаштыру өчен 51 объект әзерләнә. Алар арасында 5, 4, 3 һәм 2 йолдызлы 46 кунакханә, шулай ук Универсиада авылы, «Балкыш» шифаханәсе, «Ак Барс» хоккей клубының кунак йорты, «Волга» яшьләр үзәге һәм М14 микрорайонындагы күпфатирлы йорт бар. Бу хакта халыкара вакыйгага әзерлек һәм аны үткәрү буенча штаб утырышы барышында туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр итте.

«Казандагы теләсә нинди глобаль вакыйга – ул, һичшиксез, кунакчыллык тармагын үстерү өчен сәбәп. Коллегаларыбызның, кунакханә бизнесы предприятиеләре, отельләр, урнаштыру чаралары җитәкчеләренең бүгенге көндә эшләре бик күп, бу аңлашыла да. Хәлебезгә кергәннәре өчен рәхмәт», – дип билгеләп үтте мэр Илсур Метшин.

Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, куркынычсызлык, уңайлылык һәм эстетика таләпләрен исәпкә алып, барлык объектларны тиешле хәлгә китерү бурычы куелган.

«Ил башлыклары, делегация җитәкчеләре киләчәк. Бу кунакчыллыкның яңа дәрәҗәсе, кунакханәләр өчен яңа мөмкинлекләр. Әлбәттә, безгә дә яңа ишекләр ачылачак, һәм без башка масштаблы вакыйгаларга дәгъва кыла алачакбыз. Ышанам, моңардан барыбыз да отачак кына», – диде мэр.

БРИКС илләре делегацияләрен урнаштыру өчен 12 объект әзерләнә, чакырылган башка илләр вәкилләрен – 18 кунакханәдә, журналистларны – тугыз кунакханәдә, башка төркемнәрне җиде ноктада урнаштыру планлаштырыла. Тагын биш кунакханә резервта тора.

«Урнаштыру урыннарын сайлау буенча соңгы карарны РФ Тышкы эшләр министрлыгы һәм Росконгресс белән берлектә Россия президенты администрациясе кабул итә. Шулай да, без әлеге объектларның барысын да әзерләргә тиеш», – дип билгеләп үтте туризмны үстерү комитеты директоры.

ТР Туризм буенча дәүләт комитеты белән кунакханәләрдә даими тикшерүләр үткәрелә. Белгечләр кунакларны кабул итүгә әзерлекне, өстәмә номерларны җиһазлауны һәм косметик ремонт эшләрен бәяли.

Мәсәлән, март ахырында «люкс» һәм «президент» категориясендәге номерларда ремонт барышын Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров карап тикшергән. Тикшерүдә шулай ук ТР Туризм буенча дәүләт комитеты һәм Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе хезмәткәрләре катнашкан.

«Урыннарга чыгып тикшерүләр нәтиҗәләре буенча шуны хәбәр итә алам: күпчелек кунакханәләрдә президент номерын һәм өстәмә люкс номерларны төзү эшләре актив темплар белән бара», – диде Дарья Санникова.

Аның сүзләренчә, кайбер кунакханәләрдә булган номер фонды яңартыла гына. Әмма ремонт әле башланмаган яки акрын барган объектлар да очрый. Барлык кунакханәләрдә эшләр 30 нчы апрельгә кадәр тәмамланырга тиеш.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен М14 микрорайонындагы 1-2 нче торак йортны әзерлиләр. Объектта тимер-бетон панельләр, тәрәзәләр урнаштыру, инженерлык челтәрләрен монтажлау буенча эшләр алып барыла. Төзелеш-монтаж эшләрен 20 нче августка тәмамларга планлаштыралар, файдалануга тапшыру вакыты – 15 нче сентябрь.

Апрельнең икенче яртысында шәһәрнең төп туристлык маршрутларын һәм үзәк җәяүлеләр урамнарын йөреп чыгу планлаштырыла. Белгечләр, объектларны тиешле хәлгә китерү өчен, проблемалы урыннарны билгеләячәк. Спикер искәрткәнчә, туристлык навигациясе рус, инглиз һәм татар телләрендә тәкъдим ителә.

Гастрономия буенча юл күрсәткече дә яңартуны көтә, анда шәһәрнең яңа җәмәгать туклануы һәм Казан агломерациясе объектлары кертеләчәк.

Диана Жиленкова

Фоторепортаж
Казанда БРИКС саммитын уздыруга әзерлек буенча шәһәр штабы утырышы узды
Видеорепортаж
04.04.2024 13:54
Казанда БРИКС саммитын уздыруга әзерлек буенча шәһәр штабы утырышы узды
Барлык яңалыклар