Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.03.2026, 10:52

Республика ифтарында катнашучылар өчен өстәмә электр поездлары билгеләнә

Өстәмә шәһәр яны поездлары тукталышларсыз йөриячәк

Денис Гордийко фотосы

13 март көнне XIV Республика ифтарында катнашучылар өчен Казан – Аэропорт – Казан маршруты буенча өстәмә шәһәр яны поездлары билгеләнә. Алар ярдәмендә кунаклар һәм волонтерлар әлеге күркәм чара узачак халыкара «Казан Экспо» күргәзмә үзәгенә тоткарлыксыз барып җитә ала, дип хәбәр итә «Содружество» акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.

Бу көнне 7602 номерлы өстәмә поезд «Казан» станциясеннән 15:50 сәгатьтә юлга кузгала һәм «Аэропорт» станциясенә 16:10 сәгатьтә килеп җитәчәк. Ифтар тәмамланганнан соң, кунаклар шәһәргә 7603 номерлы поездда кире кайтачак: ул Аэропорт станциясеннән 19:40 сәгатьтә юлга кузгала һәм Татарстан башкаласында 20:09 сәгатьтә була.

Өстәмә поездлар тукталышларсыз йөриячәк. Аларны республика ифтарында катнашачак кунакларны һәм волонтерларны йөртү өчен билгелиләр.

Исегезгә төшерәбез, XIV Республика ифтары җомга көнне, 13 мартта, Казан Экспо халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында уздырыла. Чарада 10 меңгә якын кеше: Татарстанның дин әһелләре, махсус хәрби операциядә катнашучылар, аз керемле кешеләр һәм шәрәфле кунаклар катнашыр дип көтелә. Мәҗлескә теләге булган һәр кеше килә ала: кәгазьгә язылган бушлай чакыру билетлары мәчетләрдә, мөхтәсибәтләрдә һәм Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтендә таратыла.

Барлык яңалыклар