Ул 21 нче шәһәр поликлиникасы базасында оештырылды
Фото: ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы
Татарстан башкаласында «Киләчәк уеннары»нда катнашучылар өчен спорт поликлиникасы ачылды. Ул Оренбург трактында урнашкан 21 нче шәһәр поликлиникасы базасында оештырылды.
Медицина учреждениесендә барлык төп юнәлешләр буенча ярдәм күрсәтеләчәк: терапия, спорт медицинасы, травматология һәм ортопедия, физиотерапия, дәвалау физкультурасы, медицина массажы, кардиология, хирургия, офтальмология, стоматология, урология, гинекология, отоларингология, функциональ диагностика һәм нур диагностикасы (рентгенология һәм ультратавыш диагностикасы). Пациентларны 7:00 дән 23:00 гә кадәр кабул итәчәкләр, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
«Киләчәк уеннары» Казанда 21 нче февральдән 3 нче мартка кадәр планлаштырылган. Алар яңа дисциплиналар буенча заманча технологияләр, цифрлы мохит һәм физик активлык кулланып үткәреләчәк. Ярышларда 107 илдән 2 меңгә якын кеше катнашачак. Турнирның амбассадорлары Влад «А4», Егор Крид, DJ Smash, Андрей Аршавин, Артем Дзюба, Слава бустер булачак.