В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җиңүнең 74 еллыгына багышланган иҗади конкурсларда җиңүчеләр, шулай ук олимпиада призерларын Татарстан башкаласына туристик сәфәр белән бүләкләгәннәр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче июль). Уфаның 8-11 сыйныф укучылары өчен Казан Ратушасы һәм Казан Мэриясе бинасында зур киңәшмәләр залы буенча экскурсияләр үткәрелде. Җиңүнең 74 еллыгына багышланган иҗади конкурсларда җиңүчеләр, шулай ук олимпиада призерлары булган укучыларны Татарстан башкаласына туристик сәфәр белән бүләкләделәр.
Укучылар өчен экскурсияләр мавыктыргыч хикәяләр белән үрелеп барды. Башкарма комитетның Кадрлар сәясәте идарәсе хезмәткәрләре балаларга җирле үзидарә органнарының структурасы һәм вәкаләтләре, Стратегия-2030, шулай ук быел Татарстан башкаласының WorldSkills Kazan 2019 эшче һөнәрләре буенча халыкара чемпионатны кабул итүе турында сөйләделәр.
Ә Казан Ратушасында укучыларны 1854 елда төзелгән элеккеге Дворяннар җыелышы бинасы тарихы белән таныштырдылар. Балаларга элек Ратушада елның төп балы, губерна дворян сайлаулары, парад кабул итүләре һәм төшке ашлар, хәйрия кичәләре һәм концертлар узганлыгы турында сөйләделәр, ә бүген Казан шәһәр Думасы сессияләре, киңәшмәләр, конференцияләр һәм башка чаралар уздырылуын искәртеп үттеләр.
Экскурсия Ратушада оештырылган Казанның хәзерге заман рәссамнарының картиналар күргәзмәсен карау белән тәмамланды.