В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аны Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге вәкиле үткәрәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче июль). 6-нчы августта видеоэлемтә режимында инвалид балаларның ата-аналары өчен «Хокукый белем мәктәбе» дәресе узачак. Аны Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге вәкиле үткәрәчәк.
Дәрес 15:00 сәгатьтә башлана. Катнашу өчен сылтама буенча төркемгә керергә кирәк.
«Хокукый белем мәктәбе» инвалид балаларның ата-аналары өчен социаль проект, ул 2020 елдан бирле Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан, менталь һәм башка төрле бозылулары булган 18 яшьтән өлкәнрәк инвалид балаларның һәм инвалидларның ата-аналары Бөтенроссия оешмасы ярдәме белән гамәлгә ашырыла, һәм Россиядә Балачак унъеллыгына багышланган.
Мондый дәресләр даими үткәрелә, алдагысы 23-нче июльдә булды.