Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.05.2020, 11:17

VIII Республика ифтарын үткәрү өчен 7 тонна ит, 5 тонна яшелчә һәм 4 тонна җиләк-җимеш сатып алынган

Татарстанның 40 районында 30 мең кеше азык-төлек ярдәме алды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы май). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә изге Рамазан аена нәтиҗәләр ясалды. Быел республикада санитар-эпидемиологик вәзгыять аркасында барлык чаралар дистанцион рәвештә узды. VIII Республика ифтары күренекле урын алды. Аны уздыруда 500-дән артык волонтер, 10 социаль учреждение, Казанның 60 мәчете һәм Татарстанның 40 мөхтәсибәте имамнары катнашты.

Куркынычсызлык максатларында пандемия шартларында ифтарлар «өйгә илтеп җиткерү» режимында һәм бары тик мохтаҗ категорияләргә ориентация генә белән үткәрелгән. 30 көн дәвамында ифтар-җыелмалар Татарстанның 40 районына 30 мең мохтаҗ кешегә китерелде.

Ифтар-җыелмалар әзерләү өчен 7 тонна ит, 5 тонна яшелчә, 4 тонна җиләк-җимеш, 1 тонна ярма, 1 тонна токмач, 18 мең йомырка, 4,5 тонна кондитер әйберләре сатып алынган. Бер ифтар-җыелмасының бәясе 300 сум тәшкил иткән. 30 көн дәвамында VIII Республика ифтары эшендә 17-40 яшьлек 500-дән артык волонтер катнашты, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Мәчетләр имамнары мохтаҗларга зур азык-төлек ярдәме күрсәтте. Хәзрәтләрнең үз тырышлыгы һәм аларның республика иганәчеләре белән актив хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә көн саен уртача 3 меңнән артык кешене азык-төлек белән тәэмин иттеләр. Мохтаҗларга барлыгы 180 мең азык-төлек пакеты һәм ифтар җыелмалары тапшырылган. Аларның бәясе 155 сумнан 3000 сумга кадәр тәшкил иткән. Ярдәмне инвалидлар, ялгыз өлкән яшьтәге кешеләр, күп балалы гаиләләр, ятим балалар, ялгыз аналар, башка шәһәрдән килгән студентлар, билгеле бер яшәү урыны булмаган кешеләр алды.

Моннан тыш, Татарстанның аз керемле 915 гаиләсенә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондыннан фитр-сәдакасы рәвешендә 5,5 тонна азык-төлек тапшырылган. Шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 110 ветеран азык-төлек җыелмалары алды, алар арасында имамнар да бар. Әле Рамазан ае башына кадәр, 31-нче марттан башлап, «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗларга 290 азык-төлек җыелмасы, шулай ук араларында «Игелекле Казан» да булган партнерлардан 86 җыелма тапшырды.

«Рамазан - изге эшләр ае» хәйрия марафоны шулай ук 12 авыр чирле баланы дәвалау өчен акча җыярга һәм янгыннан соң Ютазы мөхтәсибәте мәчетен торгызырга ярдәм итте.

Халык арасында аңлату эшләре алып бару өчен, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Даруль ифта» call-үзәге көн саен көчәйтелгән эш режимына күчерелде. Рамазан аеның беренче көнендә генә дә аны үткәрүне оештыру, ураза тоту, намаз уку вакытының үзгәрүе мәсьәләләре буенча 100-дән артык кеше мөрәҗәгать итте, 1500-дән артык шалтырату килде.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең барлык мәгърифәтчелек, хәйрия һәм яшьләр проектлары онлайн режимга күчерелде: 94 онлайн-лекция, туры эфир, вәгазь үткәрелде. Бу дәресләрдә уртача 400-әр кеше катнашты. Лекцияләрне ZOОM платформасында һәм Instagram социаль челтәренең туры эфирларында укыдылар.

Барлык яңалыклар