В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Моннан тыш, 23-нче апрельдән, даруханәләрдән тыш барлык ваклап сату объектлары 22.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр эшләмәячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче апрель). 23-нче апрельдән Татарстанда ике атналык үзизоляцияне илнең башка субъектларыннан республикага килгәннәрнең һәм алар белән бергә яшәүчеләрнең барысы да үтәргә тиеш. Тиешле карарны кичә ТР Министрлар Кабинеты кабул итте.
Исегезгә төшерәбез, 14-нче апрельдән Татарстан Республикасында ике атналык карантин Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан килгән һәм алар белән бергә яшәүче кешеләр өчен дә билгеләнгән. Хәзер 23-нче апрельдән өйдә 14 көнлек үзизоляцияне Россиянең башка субъектлары территориясеннән килгән яки кайткан, шулай ук алар белән бергә яшәүче гражданнар тәэмин итәргә тиеш. Беренче респиратор симптомнар барлыкка килгәндә, аларның барысы да медицина учреждениесенә бармыйча гына, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә тиеш. Мондый чаралар коронавирус инфекциясе буенча санитар-эпидемиологик вәзгыять яхшырганчыга кадәр гамәлдә булачак.
Бу чикләүләр халыкара һәм төбәкара йөкләр, пассажирлар һәм багаж ташучыларга, шулай ук Татарстаннан читтә яшәүче һәм эшләүчеләргә, шул исәптән үз эшчәнлекләрен дәвам итүче оешмаларда вахта ысулы белән эшләүчеләргә кагылмый. Документта, дистанцион эшләүне оештыру мөмкинлеге булмаганда, мондый хезмәткәрләрнең эшләвен күбесенчә вахта ысулы белән оештыру һәм, карарда күрсәтелгән барлык таләпләрне үтәп, республика территориясендә компактлы рәвештә аерымланып яшәүләрен тәэмин итү кирәклеге билгеләп үтелә.
Моннан тыш, чикләүләр Татарстан Республикасыннан читтә теркәлгән, дәүләт оборона заказын үтәүне тәэмин итүче оешмалар өчен эшләр башкару һәм хезмәтләр күрсәтү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмалар хезмәткәрләренә - хезмәткәрләрне республика территориясендә компактлы аерымланган яшәү урыны белән тәэми иткән очракта, кагылмый.
Моннан тыш, ТР Министрлар Кабинеты карары белән Татарстанда 23-нче апрельдән санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр, даруханә һәм даруханә пунктларыннан тыш, 22.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр ваклап сату объектларының эшләве тыела, .
Исегезгә төшерәбез, 20-нче апрельдән башлап республикада чәчтараш салоннары үз эшен башлады.