В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Матч тәмамланганнан соң тамашачыларны йөртү өчен өстәмә транспорт Ямашев проспекты һәм Адоратский урамы буенча урнаштырылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы апрель, Ксения Швецова). 2018 ел Дөнья чемпионаты тамашачыларын йөртү өчен 400 автобус, 20 өч секцияле трамвай һәм 10 троллейбус җәлеп ителәчәк. Моның турында бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Казанның Транспорт буенча комитеты рәисе урынбасары Марат Хисәметдинов сөйләде.
М.Хисәметдинов сүзе буенча, Конфедерацияләр кубогын уздыру тәҗрибәсенә нигезләнеп, матч тәмамланганнан соң тамашачыларны йөртү өчен өстәмә транспорт җәлеп ителәчәк. Шул рәвешле, өстәмә транспортның гомуми саныннан 130 автобус һәм 19 трамвай Ямашев проспекты буенча һәм 10 троллейбус Адоратский урамы буенча урнаштырылачак.
Искәртеп китик, футбол буенча дөнья чемпионаты 14-нче июньнән 15-нче июльгә кадәр уздырыла.