В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чемпионатка транспорт хезмәте күрсәтүнең төп операторы - «Буревестник» компаниясе.

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы август). Казанда WorldSkills стандартлары буенча 45-нче һөнәри осталык дөнья чемпионатында катнашучыларны йөртү өчен 202 туристик типтагы автобус, 24 шәһәр автобусын, 59 микроавтобусны, шулай ук төрле класстагы 99 җиңел автомбильне куллану планлаштырыла. Бу хакта беренчелектә катнашучыларны һәм кунакларны транспорт белән тәэмин итүгә багышланган матбугат туры кысаларында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров сөйләде.
Ул хәбәр иткәнчә, чемпионатка транспорт хезмәте күрсәтүнең төп операторы - «Буревестник» компаниясе. Катнашучыларны йөртү өчен 26 төп һәм 27 резерв беркетмә маршруты каралган. Барлык хәрәкәт составы чемпионат стилистикасында брендлы булачак. Шулай ук А.Егоров Татарстанда катнашучыларны йөртү өчен 80 уңайлы 50 урынлы автобус сатып алынуын да ассызыклады.
Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, барлык оештырылган төркем-төркем килүчеләрне «Казан Экспо»га «чиста» зонадан «чиста»га принцибы буенча тикшерү, инструктаж һәм транспортлау башкарылачак җыю нокталары аша китерү планлаштырыла. Моның өчен җыелуның өч төп ноктасы бүлеп бирелә: Казан теннис академиясе һәм «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгеннән автобусларда алып киләчәкләр, тимер юл вокзалыннан - электричкада. «Оештырылмаган» тамашачыларны шаттллар белән китерәчәкләр: «Дубравная» метро станциясеннән, Оренбург трактындагы «Леруа Мерлен» парковкасыннан һәм «Мега» сәүдә үзәгеннән. Шаттлларда йөргән өчен түләү булмаячак.
Казанның җәмәгать транспортында чемпионат барган көннәрдә волонтерлар һәм аккредитацияләнгән кешеләр өчен түләүсез йөрү оештырылачак. А.Егоров сүзләренә караганда, 10 мең транспорт картасы бирелгән, алар түләүсез йөрүне күздә тота, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, 22-27 августта Казанда узачак WorldSkills стандартлары буенча 45-нче һөнәри осталык дөнья чемпионатында 63 илдән 1360 конкурсант катнашачак. Аларның ярышларын 56 компетенциядә 1294 эксперт бәяләячәк. Россия җыелма командасы составына 8 казанлы керде, Татарстан башкаласының тагын ике кешесе юниорлар җыелмасында җиңү өчен көрәшәчәк. «Казан Арена» стадионында узачак ачылу һәм ябылу тантаналарына билетларны сайтта сатып алырга мөмкин.