Иртәгә Татарстан башкаласында «Сәламәтлек электричкасы» акциясе узачак. Казан-Кукмара-Казан маршруты пассажирлары бушлай медицина тикшерүе узачак.
Барлык теләүчеләргә табиб-терапевт, акушер-гинеколог һәм педиатр консультация бирәчәк. Пассажирлар кандагы глюкоза һәм холестерин дәрәҗәсен белү өчен экспресс-тест тапшыра алачак. Табиблар шулай ук кан басымын үлчәячәкләр.
6422 нче шәһәр яны поезды Казаннан 8:06 сәгатьтә китәчәк һәм Кукмарага 10:58 сәгатьтә киләчәк. Кире юнәлештә 6427 нче электричка 13:45 сәгатьтә китә һәм 17:24 сәгатьтә билгеләнгән урынга килеп җитәчәк. Медицина тикшерүе беренче вагонда үткәреләчәк.
Акциядә катнашу өчен мәҗбүри медицина иминияте полисы һәм паспорт алырга кирәк, дип хәбәр иттеләр ТР сәламәтлек саклау министрлыгында.
Чараны Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге, «Содружество» АҖ шәһәр яны пассажир компаниясе «РЖД-Медицина» клиник хастаханәсе, ТР төньяк йөреше Федерациясе, 18 нче шәһәр поликлиникасы һәм 6 нчы шәһәр балалар поликлиникасы ярдәмендә оештыралар.