Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.02.2023, 10:39

Казанның музыка мәктәпләре өчен илкүләм проект буенча өч ел эчендә 24 млн сумлык инструментлар сатып алдылар

18 учреждениегә фортепиано куелды, балалар симфоджаз-оркестры тулысынча җиһазландырылды, 4 нче номерлы балалар музыка мәктәбе өчен инструментлар сатып алынды.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче февраль, Юлия Летникова). Өч ел эчендә «Культура» илкүләм проекты буенча Казанның музыка мәктәпләре өчен инструментлар сатып алуга 24,2 млн сум акча бүленгән. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшинга бер ел эчендә башкарылган эш нәтиҗәләре буенча хисап киңәшмәсендә Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов сөйләде.

Бу акчаларга 18 учреждениегә фортепиано сатып алынган, җыелма балалар симфоджаз-оркестры тулысынча җиһазландырылган, 4 нче номерлы балалар музыка мәктәбендә инструментлар яңартылган.

Шәһәр башлыгы карары буенча узган ел өстәмә рәвештә 10 млн сумлык музыка кораллары сатып алынган. Балалар сәнгать мәктәпләренә фортепиано, виолончель, гөслә, аккордеон, думбралар бирелде. Ә 2 нче номерлы балалар музыка мәктәбе өчен клавесин сатып алу планлаштырыла.

Узган ел 1 нче һәм 2 нче музыка мәктәпләрендә, шулай ук 10 нчы балалар сәнгать мәктәбендә капиталь ремонт тәмамланды. Быел Казан Мэры кушуы буенча шәһәрнең башка районнарындагы сәнгать мәктәпләрен ремонтлауга проект-смета документациясе эшләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез, П.И.Чайковский исемендәге 1 нче музыка мәктәбен оешманың 90 еллыгына тулысынча реконструкцияләделәр. Ул урнашкан бина – мәдәни мирас объекты. Биредә интерактив музей оештырылды, балаларны укыту өчен яңа музыка кораллары сатып алынды, ә эчке ишегалдын камера концертлары уздыру өчен төзекләндерделәр. Бәйрәм концертында тәрбияләнүчеләрне һәм педагогларны Казан Мэры Илсур Метшин һәм Россиянең халык артистлары Денис Мацуев һәм Константин Хабенский котлады.

Барлык яңалыклар