Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.03.2022, 10:10

Казан муниципаль хезмәткәрләре өчен керемнәр һәм чыгымнар турында белешмәләр бирү буенча семинар үткәрелде

РФ коррупциягә каршы законнардагы яңалыклар турында Казан Мэры киңәшчесе Кыям Беляев сөйләде.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче март, Алинә Бережная). «Мәскәү» мәдәни үзәгендә кичә муниципаль хезмәткәрләр өчен керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр тапшыру мәсьәләләре буенча укыту семинары узды. Чарада Мәдәният идарәсе, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты хезмәткәрләре, шулай ук ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләре булды.

Тыңлаучылар алдында Казан Мэрының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча киңәшчесе Кыям Беляев, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының җинаять хокукы һәм процессы кафедрасы профессоры, беренче проректор, фәнни эш буенча проректор Игорь Бикеев, Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе бүлекләренең баш киңәшчеләре Салават Рәхимов һәм Тимур Хәлимдаров чыгыш ясадылар.

Кыям Беляев РФ коррупциягә каршы законнардагы яңалыклар турында сөйләде. Аерым алганда, ул тыңлаучыларның игътибарын «Коррупциягә каршы көрәш турында» 273 нче номерлы Федераль законның «Акча алуның законлылыгы өчен контроль» дигән яңа маддәсенә юнәлтте, тикшерү үткәрү процедурасын һәм аның нәтиҗәләрен аңлатты.

Моннан тыш, Казан Мэры киңәшчесе чыгымнар турында мәгълүмат бирү мәсьәләсен җентекләп карады, документларны дөрес тутыруның мөһимлегенә игътибар итте һәм салым түләүченең шәхси кабинеты кебек электрон сервислардан файдаланырга, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтеннән мәгълүмат, банклардан өземтәләр соратып алырга тәкъдим итте.

Игорь Бикеев тыңлаучыларны коррупциягә каршы торуда төп тенденцияләр, шулай ук бу юнәлештә Россия Федерациясендә кертелә торган профилактиканың яңа механизмнары белән таныштырды.

Керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турындагы белешмәне тутыру турында Салават Рәхимов сөйләде. Ул, мисаллар китереп, проблемалы сорауларны күрсәтеп, белешмәнең һәр җиде бүлегенә аерым тукталды.

Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча республика эксперт төркеме эшчәнлеген Тимур Хәлимдаров яктыртты. Ул мәнфәгатьләр конфликты темасына җентекләп тукталды, мисаллар китерде, мондый хәлләрне анализлау механизмнарын һәм булдырмау тәртибен аңлатты.

Исегезгә төшерәбез, муниципаль хезмәткәрләргә керемнәр турындагы белешмәләрне 30 нчы апрельгә кадәр тапшырырга кирәк, документка төзәтмәләрне май ахырына кадәр кертергә мөмкин.

Фоторепортаж
Казанның муниципаль хезмәткәрләре өчен керемнәр һәм чыгымнар турында мәгълүмат бирү буенча семинар узды
Барлык яңалыклар