Порталда ел дәвамында яшьләрнең вакытлы һәм сезонлы эшләве өчен 4 меңнән артык өстәмә эш урыны турында мәгълүмат биреләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче июль). Татарстанда «Яшьләргә - эш» порталы эшли башлады, анда республиканың хезмәт базары турында актуаль мәгълүмат тупланачак, вакансияләр урнаштырылачак, шул исәптән вакытлы, бер тапкырлы, 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге кешеләр өчен сезонлы эшләр күрсәтеләчәк.
Сайтта инде HR-менеджерны, пешекчене, өлкән пешекчене, азык-төлек блогында ярдәмче эшчене, вахтерны, урам себерүчене, промоутерны, үлән чабучыны, токарьны эзләүче 15 эш бирүчедән вакансияләр, шулай ук техник төркем персоналы бар.
Порталда ел дәвамында яшьләрнең вакытлы һәм сезонлы эшләве өчен 4 меңнән артык өстәмә эш урыны турында мәгълүмат биреләчәк, дип хәбәр итә Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте.
Порталда теркәлү өчен аккаунт булдырырга һәм үз мәгълүматларыңны «Соискатель» графасына кертергә кирәк. Шәхси кабинетта вакансиягә җавап бирү өчен профиль тутырырга һәм администратордан теркәлүне хуплауны көтәргә кирәк. Шуннан соң кулланучылар үз шәхси кабинетларына автомат рәвештә керә алачак.
Проектны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә Татарстанның студентлар отрядлары оештырган.