В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аларны апрельнең икенче яртысында – май башында тарата башлаячаклар
Фото: Денис Гордийко
Шәхси торак төзелеше өчен түләүсез җир кишәрлекләре алу хокукына Казан территориясендә даими яшәүче, өч һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләр ия. Хәзерге вакытта алар арасында элек бүлеп бирелгән кишәрлекләр таратыла.
Бүгенге көндә җир кишәрлеген алу хокукы булганнар исемлегенә Казанның 18 мең 115 күп балалы гаиләсе кертелгән. 2011 елдан, программа гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле, мондый мөмкинлектән 7 мең 454 гаилә файдаланган.