Өстәмә автобуслар һәм троллейбуслар килүчеләрне Меңьеллык мәйданында һәм «Үзәк стадион» тукталышында көтеп торачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче гыйнвар). Казанда Раштуага каршы төндә бәйрәм хезмәте тәмамланганнан соң махсус транспорт биреләчәк.
7-нче гыйнвар 2.30 сәгатьтә Меңьеллык мәйданында һәм «Үзәк стадион» тукталышында шәһәрлеләрне 6, 10, 10а, 15, 23, 29, 30, 91 номерлы маршрут автобуслары һәм 2-нче номерлы троллейбус көтә. Алар килүчеләрне шәһәрнең барлык районнарына таратачак.
Яңа Ел бәйрәмнәре дәвамында тәүлек әйләнәсендә Транспорт комитетының (843) 275-30-50 кайнар линия телефоны эшли.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласы монастырьларында һәм гыйбадәтханәләрендә бәйрәм гыйбадәтләре 6-нчы гыйнварда башлана.