В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
9 автобус һәм 1 троллейбус "Үзәк стадион" тукталышыннан өйгә килеп җитә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы гыйнвар). Казанда Раштуада махсус транспорт хезмәте күрсәтеләчәк.
Шулай итеп, 6-нчы гыйнвардан 7-нче гыйнварга каршы төндә шәһәр халкын бәйрәм хезмәте тәмамланганнан соң 1.30 сәгатькә "Үзәк стадион" тукталышында 9 автобус һәм бер троллейбус оештырылачак.
Исегезгә төшерәбез, 8 гыйнварга кадәр Казан халкына һәм кунакларына транспорт хезмәте күрсәтү ял көне графигы буенча оештырылган иде.
Транспорт һәм пассажир транспорт предприятиеләрендә җаваплы хезмәткәрләрнең кизү торуы оештырылды. Яңа ел бәйрәмнәре чорында кайнар линия телефоны (843) 275-30-50 эшли, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты.