Түләүсез ярдәм алу өчен кабул итүгә (843)236-65-61 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче август). 4-нче сентябрьдә Казанның Калинин ур., 3 адресы буенча урнашкан «Яхшы куллар» складында ТР Росреестр һәм Кадастр палатасы белгечләре торак мәсьәләләре буенча бушлай юридик консультация үткәрәчәкләр.
Белгечләр күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча консультация бирәчәкләр, сату-алу, бүләк итү һәм башка килешүләр төзүдә ярдәм итәчәкләр.
Түләүсез ярдәм алу өчен кабул итүгә (843)236-65-61 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.
«Игелекле эшләр көне» хәйрия фондының юридик хезмәте инде елдан артык эшли. 2019 елның сентябреннән фонд базасында шулай ук торак мәсьәләләре буенча консультация алырга мөмкин булачак, дип хәбәр итә «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды.