В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашу өчен теркәлү мөһим
Денис Гордийко фотосы
Иртәгә, 8 ноябрьдә казанлыларны Кече Зәңгәр күлгә чыныктыру күнекмәләрен үзләштерергә чакыралар. Дәресне сертификаты булган тренер Фәридә Исламова һәм гомуми практика табибы Лариса Кузнецова үткәрәчәк.
Очрашуда катнашучылар кышкы көннәрдә салкын процедуралар үткәрү нечкәлекләре турында беләчәк һәм чыныктыруның гамәли күнекмәләрен үзләштерә алачак, дип хәбәр итә Казансуны үстерү стратегиясе командасы.
Оештыручылар чара кунакларына үзләре белән җылы халат, фотога төшү өчен парео, су коену киеме, аяк киеме яки киез итекләр, бүрек, бияләйләр һәм кайнар чәй салынган термос алырга киңәш итә.
Чыныктыру чарасы 8:00 сәгатьтә башлана. Катнашу өчен әлеге сылтама буенча теркәлергә кирәк.