В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экскурсия үткәрүче районның сәнәгать тарихы турында сөйләячәк.
Фото: Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте
Узган атнада казанлыларга төрле конфессия вәкилләрен берләштерүче мәдәни үзәк буларак Бишбалта бистәсе турында сөйләделәр. «Бишбалта һәм Адмиралтейство бистәсе: сәнәгать, конструктивизм, зур су» дигән чираттагы экскурсия бистәнең сәнәгать тарихына багышланачак. Экскурсияне журналист һәм музыкант Рәдиф Кашапов үткәрәчәк.
Экскурсия 10.00 сәгатькә башланачак. Катнашучылар саны чикләнгән, алдан язылу сорала: +7(951)061-00-28, дип хәбәр итә оештыручылар.