В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләр тестны 5-7 нче октябрьдә бушлай тапшыра ала.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче октябрь). 5-7 нче октябрьдә Казанда яшәүчеләр ВИЧ-инфекциягә бушлай һәм аноним экспресс-тест уза, шулай ук белгечләр консультациясен ала ала.
Процедураны «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгенең 3 нче павильонында түбәндәге адрес буенча уздырачаклар: Оренбург тракты, 8. 5 нче һәм 6 нчы октябрьдә ВИЧ-инфекциягә тестны – 10:00 дән 18:00 гә кадәр, 7 нче октябрьдә 10:00 дән 16:00 гә кадәр тапшырырга мөмкин булачак.
Тест уздыру «Сәламәтлек индустриясе. Казан» дип аталган Идел буе медицина күргәзмәсе кысаларында уздырылачак, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәгенең матбугат хезмәте.
Шулай ук 5-7 нче октябрьдә «Казан ярминкәсе»ндә кан алу мобиль комплексы эшләячәк. Хәйрия донорлык акциясендә 155 килограммнан да ким булмаган авырлыктагы 18 яшьтән өлкәнрәк медицина ягыннан каршылыклары булмаган барлык теләүчеләр катнаша ала.