Бәйрәм урынына махсус оештырылган мультимодаль маршрутта барып җитәргә мөмкин булачак
2 март көнне Зөя утрау-шәһәрлеге музей-тыюлыгында «Зөя майчабуы» фестивале узачак. Кунакларны бәйрәм урынына китерү өчен мультимодаль маршрут оештырылган, ул үз эченә электричка һәм автобусны ала.
Казаннан Зөя тимер юл станциясенә кадәр шәһәр яны поездларында барып җитәргә мөмкин булачак, алар Казаннан 07.37, 10.23, 11.38 һәм 12.20 сәгатьтә китәчәк.
Зөя станциясеннән Майчабуны бәйрәм итү үткәреләчәк Зөя утравына кадәр уңайлы автобус йөриячәк, аның расписаниесе электропоездлар расписаниесе белән килештерелгән.
Зөя станциясеннән утрауга кадәр автобусны 08.55, 11.50, 12.52 һәм 13.40 та җибәрү планлаштырыла. Юлда вакыт 20 минут тәшкил итәчәк.
Зөя утравыннан алып Зөя тимер юл станциясенә кадәр автобус 13.11, 16.15 һәм 17.00 сәгатьтә юл тотачак. Зөя станциясеннән Казан станциясенә кадәр шәһәр яны поездының 13.47, 16.41 һәм 17.28 сәгатьтә китүе планлашиырылган.
Шәһәр яны поездларында йөргәндә барлык төбәк һәм федераль ташламалар гамәлдә. Электр поездына билетны кассада, «РЖД Пассажирам» мобиль кушымтасында яки «Электрички РЖД» телеграм-ботында сатып алырга мөмкин. Автобуста йөрү аерым түләнә.