Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче февраль). Бу атнада казанлылар ВИЧ-статусын бушлай һәм аноним рәвештә тикшерә алачак. Теләүчеләр өчен сәламәтлеккә экспресс-скрининг, социаль хезмәткәр һәм психолог консультацияләре оештырылачак.
Тест-мобильләр 2 нче мартта Горький паркында, «Хезмәт резервлары» стадионы каршында һәм 3 нче мартта Бауман урамында сәгать каршында эшләячәк. Процедураны 12:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр үтәргә мөмкин булачак, дип хәбәр итә оештыручылар
«Җиңү өчен тест. Ярдәм янәшә» проекты Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш үзәге һәм «Яңа гасыр» хәйрия фонды тарафыннан Президент грантлары фонды акчасына тормышка ашырыла.
Исегезгә төшерәбез, гыйнварда Татарстанда шундый 9 акция булды, шуларның 6 сы республика башкаласында оештырылды. ВИЧ-инфекциягә тестларны 254 татарстанлы үтте, шул исәптән Казанның 181 кешесе.