Акция 19 нчы һәм 20 нче гыйнварда Горький паркында һәм Бауман урамында узачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
«Җиңү өчен тест. Ярдәм янәшә» проектының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, процедураны 19 нчы гыйнварда Горький исемендәге паркта һәм 20 нче гыйнварда Бауман урамындагы сәгать янында узарга мөмкин. Тест-мобильләр 12:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Акциядә катнашучылар психолог һәм социаль хезмәткәр белән киңәшләшә, шулай ук сәламәтлеккә экспресс-скрининг ясый алачак.
«Җиңү өчен тест. Ярдәм янәшә» проекты Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш үзәге һәм «Яңа гасыр» хәйрия фонды тарафыннан Президент грантлары фонды акчасына тормышка ашырыла.
Исегезгә төшерәбез, соңгы ярты елда Казанда проект командасы 45 сәфәр оештырды. Акцияләрдә 1234 кеше үз ВИЧ-статусын тикшерде, шуларның 19 ы уңай булды.