В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бер ай эчендә дәресләрдә гомуми белем бирү учреждениеләренең 400 ләп педагогы булды.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче май). Казан мәктәпләрендә Финанс грамоталылыгы дәресләре узды. Аларда гомуми белем бирү учреждениеләре укытучыларына банк системасының ничек эшләве турында сөйләделәр, акчаны янга калдыру механизмнарын җентекләп аңлаттылар, шулай ук үзләрен һәм якыннарын финанс куркынычсызлыгы ягыннан тәэмин итү буенча практик киңәшләр бирделәр.
Бер ай эчендә «Казан Банкы» белгечләре 17 дәрес үткәрде, аларда 400 ләп укытучы булды. Һәр дәрестән соң теләгән һәркем экспертлар белән аралаша һәм квалификацияле җаваплар ала алды.
Фикер алышуларның иң популяр темалары финанс фаразлары, цифрлы сервисларның куркынычсызлык кагыйдәләре, шәхси керемне арттыру һәм инфляция үсеше вакытында тупланган акчаларны саклап калу инструментлары булды, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсендә.
Банк идарәсе рәисе Олег Бачурин киләчәктә мондый чараларны шәһәрнең медицина, мәктәпкәчә белем бирү һәм башка бюджет учреждениеләре вәкилләре өчен дә үткәрү планлаштырыла, дип билгеләп үтте.