5 февральдән 7 февральгә кадәр КМТТУ-КАИда 11 сыйныф укучылары өчен ачык дәресләр сериясе узачак. Белгечләр укучыларга төп фәннәр: рус теле, математика, физика, химия һәм информатика буенча имтиханнарга ничек әзерләнергә кирәклеге турында сөйләячәкләр. Вебинарларда инженер һәм авиатөзелеш юнәлешендәге сыйныфларны тәмамлаучылар катнашачак. Вебинарларга Казанның 2 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы килер дип планлаштырыла.
Беренче дәрес бүген, 5 февральдә узачак. Очрашуда укучылар химия буенча БДИга төбәк фән комиссиясе рәисе Станислав Борисевич белән әзерләнәчәкләр.
Җомга көнне, 6 февральдә, чыгарылыш сыйныф укучылары контроль тикшерү материаллары физика буенча вариантларын өйрәнәчәк. Вебинарны физика буенча өлкән белгеч Эльвера Шиһапова үткәрәчәк.
Йомгаклау дәресе 7 февральдә узачак. 41 нче мәктәп директоры Александр Михеев укучыларның рус теленнән имтиханга әзерләнү вакытында бирелә торган көнүзәк сорауларын күтәрәчәк.
Барлык очрашулар 15:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр иттеләр Казан Мәгариф идарәсендә. Вебинарлар КМТТУ-КАИның Четаев урамындагы 18а йорт адресы буенча урнашкан сигезенче бинасында узачак.