В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашучыларның эшләре ТР Милли китапханәсендәге күргәзмәдә күрсәтеләчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче октябрь). Казан укучылары һәм студентлары комикслар лабораториясендә катнаша алачак. Чара Jadidfest яңа татар мәдәнияте шәһәр фестивале кысаларында узачак.
Лабораториядә очрашулар 22, 23, 29 һәм 30 нчы октябрьдә Татарстан Милли китапханәсендә оештырылачак. Катнашучыларның эшләре 5 нче һәм 6 нчы ноябрьдә учреждениенең универсаль залында узачак күргәзмәдә күрсәтеләчәк.
20 яшькә кадәрге укучылардан заявкалар сылтама буенча кабул ителә. Лабораториядә катнашучыларның исемнәре 20 нче октябрьдә билгеле булачак, дип хәбәр итә ТР Милли китапханәсенең матбугат хезмәте.