В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Анда 13 яшьтән олырак балалар катнаша ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы февраль). 29-нчы февральдә Татарстан башкаласында балалар өчен Казан елга техникумына экскурсия үткәрәчәкләр. Балаларга Россиянең иң борынгы уку йортларының берсен күрсәтәчәкләр һәм кызыклы һөнәрләр турында сөйләячәкләр.
Экскурсиядә 13 яшьтән узган барлык балалар катнаша ала. Алар арасында шулай ук күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә һәм социаль учреждениеләрдә тәрбияләнүче балалар да бар.
Экскурсия 12.00 сәгатьтә башлана. Аңа кушылу өчен алдан телефон аша язылып куярга кирәк: +7(843)236-65-61.
Мондый экскурсияләр «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды инициативасы буенча даими рәвештә «һөнәр белән танышу» проекты кысаларында үткәрелә, аның төп максаты – балаларга төрле һөнәрләр турында сөйләү һәм киләчәктә уку йортын сайлауда ярдәм итү, дип хәбәр итә «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондының матбугат хезмәте.