В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Поездлар Казан белән аэропорт арасында йөриячәк.
Фото: Денис Гордийко
Казан станциясеннән поездлар 8:28, 15:45 һәм 17:18 сәгатьләрдә китәчәк. Аэропорт станциясеннән кире юнәлештә составлар 20:30 һәм 21:30 сәгатьтә кузгалачак. Электричкалар, 20:30 да китәчәк поезддан башка, арадаш тукталышларсыз барачак. Ифтарга чакыру билеты күрсәтелсә, йөрү бушлай булачак.
Өстәмә поездлар билгеләнү сәбәпле, 15 нче апрельдә Аэропорт – Казан юнәлеше буенча 6713 нче номерлы шәһәр яны поезды җәдвәлдән чыгарыла (20:30 сәгатьтә китә, 20:59 сәгатьтә килеп җитә). Сосновка – Казан юнәлешендәге 6427 нче номерлы поезд Әмәт станциясеннән Казанга кадәр үзгәртелгән җәдвәл буенча барачак.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны +7(937)625-04-33 телефоны буенча (тәүлек әйләнәсе), транспорт компаниясе сайтында, «Россия тимер юллары – пассажирларга» мобиль кушымтасында алырга мөмкин, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.