Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.10.2022, 15:13

Транспорт хәрәкәте өчен Фучик урамы буенча юл участогы ябылачак

Юл йөрү өлешендә ремонт эшләре башкару сәбәпле җәмәгать транспорты хәрәкәте схемалары үзгәрәчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче октябрь). Казанда транспорт хәрәкәте өчен Фучик урамының Ломжа урамыннан Чишмәле урамына таба юл участогы ябылачак. Бу машина юлының ярылуын бетерү буенча эшләр алып бару белән бәйле.

Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты хәбәр иткәнчә, 11 нче автобус һәм 3 нче троллейбус маршрутының хәрәкәт схемалары вакытлыча үзгәрәчәк. 17 нче октябрьнең 6:00 сәгатеннән транспорт Фучик урамындагы йортлар буенда урнашкан яңа ике полосалы әйләнгеч юл буйлап йөриячәк. Хәзер анда яктырту элементлары урнаштырыла, шулай ук тротуар ясала, җәяүлеләр аннан дүшәмбедән файдалана алачак.

Яңа участокта троллейбуслар челтәре төзекләндереләчәк. 5, 9, 12 нче номерлы троллейбуслар авария участогын урап узачаклар.

5, 18, 30, 31, 33, 34, 45, 46, 63, 68, 77 нче номерлы автобуслар шулай ук авария участогын яңа юл буенча урап узачак.

Әлеге маршрутлар өчен 10 нчы микрорайон юнәлешендә «Ломжа» тукталышы гамәлдән чыгарыла. Автобуслар һәм троллейбуслар «Чишмәле» тукталышында тукталачак, алга таба үз маршрутлары буенча хәрәкәт итәчәкләр.

Автомобильчеләр шулай ук авария участогын яңа юл буенча урап уза алалар. Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты карары буенча өстәмә билгеләр һәм күрсәткечләр куелачак.

Исегезгә төшерәбез, Фучик урамында 14 нче октябрьгә каршы төндә, Фучик һәм Ломжа урамнары кисешкән урын янындагы юлда ярык барлыкка килү сәбәпле, транспорт хәрәкәте чикләнгән иде. Белгечләр тикшерү үткәреп, участокта грунтның юылуын, авариягә каршы өстәмә эшләр үткәрергә кирәклеген ачыкладылар. Киләчәктә грунт хәрәкәте факторын исәпкә алып, куркынычсызлык максатларында ЮХИДИ таләпләре буенча хәрәкәтне чикләү турында карар кабул ителде.

Әлеге юл участогы барлык эшләр тәмамланганчы ябык булачак.
Барлык яңалыклар