Тренер җитәкчелегендә дәресләр пәнҗешәмбе көннәрендә узачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче ноябрь). Казанның «Ак Бүре» спорт комплексында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен дәресләр оештырылачак.
Балалар тренажерлар залында тренер җитәкчелегендә спорт белән шөгыльләнәчәк. Дәресләр пәнҗешәмбе көннәрендә 15:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Рәшит Ваһапов урамы, 47а адресы буенча урнашкан спорт комплексында планлаштырылган. Алдан сылтама буенча язылырга кирәк, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы.
Исегезгә төшерәбез, узган елның 1 нче августыннан сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен 13 муниципаль спорт объекты базасында йөзү, флорбол, мини-футбол, иппотерапия, дәвалау физкультурасы һәм өстәл теннисы буенча бушлай дәресләр уза. Уртача алганда, аларга атнага якынча 220 кеше килә.