Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.12.2018, 14:17

Константиновка бистәсендә яшәүче 6 мең кеше өчен мәдәният йорты үз ишекләрен ачты

Учреждение авыл клублары төзү республика программасы кысаларында төзелгән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче декабрь, Алинә Бережная). Бүген Казанның Константиновка бистәсендә күптән көтелгән мәдәният йорты ачылды. Биредә вокал, хореография, декоратив-гамәли сәнгать һәм башка иҗат төрләре буенча төрле яшьтәге халык өчен дәресләр узачак, шулай ук бинада китапханә эшли башлады. Социаль учреждение авыл клублары төзү республика программасы кысаларында төзелгән иде.

Мәдәният йортын ачу бүген 6 меңгә якын кеше яши торган Константиновка тормышында көтеп алынган вакыйга булды. Аларның күбесе талантлы, әмма иҗат белән шөгыльләнү өчен үзәкләштерелгән урын юк иде. Әйтик, ике ел элек җирле халык "Соседушки" халык ансамбле оештырган, коллективның исеме очраклы түгел - репетицияләр өчен пенсионерлар бер-берсенең өйләренә йөргән. "Бистәдә мәдәният йорты ачылуга без бик шат. Хәзер без чын-чынлап иҗат белән шөгыльләнә алабыз – профессиональ сәнгать җитәкчесе пәйда булды, ә иң мөһиме – репетицияләр өчен урын булды. Хәзер ансамбль тагын да зураер дип уйлыйм", - дип сөйләде "Соседушки" ансамблендә катнашучы Гөлнур Хаҗиева.

Мәдәният йорты авыл клублары төзелеше республика программасы кысаларында төзелгән. Биредә төрле яшьтәге халык өчен берничә иҗади түгәрәк – биюләр, вокал, декоратив-гамәли сәнгать, театр осталыгы һәм башка бик күп нәрсәләр ачылачак. Учреждение директоры Ирина Гудник сөйләгәнчә, мәдәният йорты ишекләре һәркем өчен ачык булачак. "Без эшне бистәнең барлык кешеләре дә шөгыльләнсен өчен оештырачакбыз – кечкенә балалар да, өлкән яшьтәге кешеләр дә мәдәни тормышка җәлеп ителергә тиеш", - диде ул.

Мәдәният йорты ачылышы күңелле һәм киң колач белән үтте. Яңа сәхнәдә Казанның иҗат коллективлары чыгыш ясады. Константиновка халкын әһәмиятле вакыйга белән котларга Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Казанның Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов һәм Казанның Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов килде.

Рөстәм Гафаров мәдәния йортына чәчәк атарга теләде һәм бистәнең яңаруы алга таба да дәвам итәчәк, дип сөйләде. "Мин барыгызны да шундый искиткеч бәйрәм белән котлыйм. Бу клуб Константиновка халкы өчен төрле түгәрәкләр белән тулыланачак. Киләсе елда бистәдә табиб амбулаториясен төзи башлаячакбыз – бу балалар да, өлкәннәр дә бер урында дәвалана алсын өчен бик мөһим", - дип хәбәр итте Рөстәм Гафаров.

Азат Абзалов мондый йортларның шәһәр өчен әһәмиятен билгеләп үтте. "Бүген мәдәният тармагы өчен әһәмиятле вакыйга – без республика программасы буенча төзелгән сигезенче мәдәният йортын ачабыз, аның буенча бер клуб ремонтланды, программа Казан шәһәре буенча ышанычлы темплар белән атлый һәм без бистәләрдә шундый клублар барлыкка килүгә бик шат", - диде Абзалов.

Социаль объектларны реконструкцияләү һәм ачу программасы Казанда алга таба да дәвам итәчәк. Әйтик, киләсе елда эшләр "Сәйдәш" мәдәни үзәгендә (элеккеге Төзүчеләр мәдәният йортында), Дәрвишләр бистәсендәге Сәет-Галиев ис. мәдәният сараенда һәм Идел буе районында "Чулпан" мәдәният үзәгендә дәвам итәчәк.

Тантаналы ачылыштан соң кунаклар яңа Мәдәният йортын, аерым алганда, дәресләр узачак сыйныфларны, китапханәне карап чыктылар.

Фоторепортаж
Константиновка бистәсендә Мәдәният йорты ачылу
Видеорепортаж
27.12.2018 13:33
Константиновка бистәсендә Мәдәният йорты ачылды
Барлык яңалыклар