В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чара Казанның “Смена” заманча мәдәният үзәгендә узды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы октябрь). Бүген “Казанда МАРШ-2018” архитектур воркшопында катнашучылар Татарстан Республикасы социаль-мәдәни үзәкләренең архитектур концепцияләрен һәм аларны контент тулыландыру планын тәкъдим иттеләр.
Чара Казанның “Смена” заманча мәдәният үзәгендә узды. Тәкъдим итүдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Яшьләр эшләре федераль агентлыгы җитәкчесе (Росмолодежь) Роман Камаев, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман һ.б. җитәкчеләр катнашты.
Быел беренче мәртәбә МАРШта Татарстанның яшьләр үзәкләрен, яшүсмерләр клубларын, савыктыру лагерьларын һәм мәдәният йортларын реновацияләүнең архитектур концепцияләре эшләнгән. Концепцияләр социомәдәни объектларга идарә өлкәсендәге белгечләр җитәкчелегендәге архитекторлар командалары тарафыннан эшләнгән.
Бу хезмәттәшлекнең инициаторы – Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы. Воркшопны оештыручылар – Татарстан Республикасы Хөкүмәте, «Татарстан Республикасы Шәһәрләре институты» фонды, МАРШ архитектура мәктәбе.
Бүген Рөстәм Миңнехановка Казанның Химиклар мәднәият сараен яңартуда нинди функцияләр барлыкка киләчәге турында, Бөгелмә янындагы эшләмәүче балалар лагерын эшләтеп җибәрү һәм башкалар турында сөйләделәр.
Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителгән проектларны уңай бәяләде. Аның сүзләренчә, проектлар бик кызыклы, һәм креатив идеяләр кулланылырга тиеш, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бүген кешеләрнең аңын үзгәртергә кирәк, һәм яңартылган җәмәгать киңлекләре һәм җәмәгать объектлары бу җәһәттән ярдәм итәләр дә инде.
Ул искәрткәнчә, бүген Казанда мәдәният сарайларын яңарту программасы гамәлгә ашырыла, бу идеяләрне тормышка ашыруны соңга калдырырга ярамый. Мондый проектлар өчен техник заданиене дөрес язарга, сметаны исәпләргә һәм шул ук вакытта креатив өлешен дә югалтмаска кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов.
Җәмәгать киңлекләре һәм җәмәгать объектларын билгеле бер кластерга берләштерергә кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов.
«Булган потенциалдан файдаланырга кирәк, – диде ул. – Элек мондый мөмкинлек юк иде. Бүген безнең белгечләребез, архитекторларыбыз бар. Идеяләр бар, - аларны гамәлгә ашырырга мөмкин. Иң мөһиме – инвестицияләрне дөрес файдаланырга».