Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.03.2022, 13:57

Татарстанда дистанцион урлаулар нигездә башка төбәкләрдә яшәүчеләр тарафыннан башкарыла

Аферистлар күп очракта үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштыра.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче март, Алинә Бережная). Татарстанда быел дистанцион урлаулар санының кимүе күзәтелә. Әйтик, ел башыннан банк карталарыннан кылынган урлаулар саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 200 гә кимегән. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе башлыгы урынбасары Рәмис Газимов хәбәр итте.

Шуңа да карамастан, соңгы биш елда республикада киберҗинаятьләр саны арту күзәтелә. Әйтик, 2017 елда 4 мең дистанцион урлау теркәлгән булса, 2021 елда – 14 мең. «Урлау һәм талау кебек җинаятьләр саны ел саен кими, әмма контактсыз түләүгә күчү, банк карталарын киңрәк файдалану аркасында дистанцион афералар өлеше арта», – дип билгеләде Рәмис Газимов. Гомумән алганда, аның сүзләренчә, мондый тенденция бөтен ил буйлап күзәтелә.

Җинаятьчеләр үзләрен күп очракта банк хезмәткәрләре дип таныштыра, һәм банк счеты белән шикле операцияләр башкакарыла дигән сылтау белән, акчаны счеттан алу өчен кирәкле барлык мәгълүматларны белә. Шулай ук кредит акчалары да урлана. «Банк хезмәткәрләре беркайчан да үзләре шалтыратмаячак, счетлар буенча шикле операцияләр вакытында банклар автомат рәвештә карталарны блоклый», – дип искә төшерде Рәмис Газимов һәм, карта хуҗасы өченче затларга әлеге мәгълүматларны үзе хәбәр итмәсә, счеттан акча беркайчан да югалмаячак, дип өстәде.

«Популярлык» буенча икенче урынны интернет-сайтлар аша сатып алулар белән бәйле мошенниклык очраклары алып тора. Бу очракта сатып алучыга, онлайн рәвештә сатып алганда, буш посылка яки башка товар килергә, ә кайчагында берни дә килмәскә мөмкин. Хокук саклау органнары онлайн рәвештә сатып алуларны бары тик тикшерелгән сайтларда яки фирмаларның рәсми сайтларында гына башкарырга киңәш итә.

Киң таралган җинаятьләр өчлеген бушлай белдерүләр сайтлары аша башкарылган мошенниклык очраклары йомгаклый. Өстәвенә, зыян күрүче сатып алучы да, сатучы да булырга мөмкин.

Шулай ук якыннарының юл-транспорт һәлакәтенә яки башка күңелсез хәлләргә эләгүе турында хәбәр итү белән бәйле мошенниклык ысуллары да көчәя. Һәм конфликтны җайга салу өчен алардан акча таләп итәләр. Әйтик, ел башыннан Татарстанда шундый 50 җинаять кылынган инде.

Рәмис Газимов сүзләренчә, дистанцион җинаятьләрне ачу җиңел түгел. Шуңа да карамастан, Татарстан Идел буе федераль округында мондый урлауларны ачу буенча беренче урында тора, Россия буенча – икенче, республика бары тик Мәскәүдән генә калыша. «Күпчелек җинаятьне Татарстан халкы башкармый. Җинаятьчеләр башка төбәктә булырга мөмкин, бу хокук саклау органнары эшен катлауландыра. Тик безнең принцип шундый ки, шикләнелүче табылса, авырлыгына һәм киләчәк зыянга карамастан, без теге яки бу төбәккә чыгабыз. Узган ел гына да хокук саклау органнары хезмәткәрләре җинаятьчене табу өчен Татарстаннан читкә 600 тапкыр чыккан», – дип билгеләп үтте Р.Газимов.

Аферистлар корбаны булмас түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз.

Барлык яңалыклар