В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Анда катнашучылар спектакль куячак, аны теләге булган һәркем күрә алачак
Горки-Әмәт урманында беренче тапкыр балалар театр лабораториясе ачылачак. Аның кураторы клоун һәм «МОÑ» иҗат остаханәсе актеры Руслан Риманас булачак.
«Урманда әкиятләр» лабораториясендә катнашучылар реквизит әзерлиләр, урам театры һәм клоунада жанрлары турында беләләр, ә финалда барлык теләүчеләр дә килә алырлык йомгаклау спектаклен күрсәтәчәкләр.
Укулар 8 июльдән 14 июльгә кадәр барачак. Аларга 7-13 яшьлек 12 бала йөри алачак, моның өчен гариза тутырырга, үзең турында сөйләргә һәм номерлы видеовизитка язарга кирәк. Гаризаларны 30 июньгә кадәр кабул итәләр, дип хәбәр иттеләр парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Элегрәк Казанда җәйге парк программасын тәкъдим иттеләр. Чаралар арасында: «Стендап в парках» проекты очрашулары, урам музыкантлары фестивале һәм башкалар.