В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Вазифаларга проектлар төзү һәм чаралар оештыру керәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче март). Казанда Кабан күле буенда җәйге программа кураторы позициясенә конкурс уза. Анда 18 яшьтән башлап, мәдәни, социаль һәм мәгариф проектлары белән эшләү тәҗрибәсе булган барлык теләүчеләр катнаша ала.
Җәйге программа кураторы вазифасына чараларны планлаштыру һәм оештыру керәчәк, аларның барысында да шәхсән катнашу мәҗбүри. Шулай ук куратор яр буендагы чисталык, иминлек өчен җавап бирәчәк. Эшкә 1 нче майдан керешергә кирәк.
Гаризалар 20 нче мартка кадәр кабул ителә, шуннан соң конкурсның эксперт советы әңгәмә узу өчен кандидатларны сайлый, ул 10 нчы апрельгә кадәр узачак дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.