Казан укучылары өчен хайваннар приютына экскурсияләр уздырыла, анда балалар этләр белән уйный, аларны ашата.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы май, Алинә Бережная). Казан укучылары өчен «Зооцентр» этләр приютына экскурсияләр үткәрәләр, анда балалар хайваннарны ашата, алар белән аралаша, дүрт аяклы дусларны дөрес тәрбияләү турында мәгълүмат ала. 20 нче апрельдән башланган экскурсияләр хайваннар белән гуманлы һәм җаваплы мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлтелгән һәм алар колачлы тәрбия эшенең бер өлеше булып тора. Бүген хайваннар өчен приютка Идел буе районының 48 нче номерлы мәктәбенең бишенче сыйныф укучылары килделәр.
«Зооцентр» эше турында балаларга аның директоры Рөстәм Нуруллин сөйләде. Хәзер приютта 500 эт яши. Алар өчен бөтен шартлар да тудырылган: ел дәвамында җылытыла торган вольерлар, һәр этнең 1,2 кв. м мәйданлы үз оясы. Шулай ук бер үк вакытта 10 эткә исәпләнгән хайваннарны йөртү зонасы да бар.
Приют территориясендә узган ел җылы идәнле карантин блогы төзелгән, анда этләр беренче 10 көн дәвамында тора. Яңа блок ай саен 600 хайванны сыйдыра ала, шуның нәтиҗәсендә приютның гомуми үткәрү сәләте аена 1450 эткә кадәр арткан.
Дүрт аяклылар яңа кунакларга бик шат иде. Укучылар приютка буш кул белән килмәделәр. Алар үзләре белән коры азык алып килде. Этләргә тәмле ризык бик ошады. Шулай ук приют хезмәткәрләре балаларга этләрне ничек карау, ничек урамда йөртү һәм аларны ничек яхшырак аңлап булуы турында сөйләделәр.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин билгеләп үткәнчә, мондый чаралар балаларда хайваннарга җаваплы мөнәсәбәт тәрбияли. «Кагыйдә буларак, нәкъ менә балалар өйдә этләр барлыкка килүнең төп инициаторлары булып тора, шуңа күрә аларга кечкенәдән хайваннар турында сөйләргә кирәк, – дип билгеләп үтте ул. – Тыгыз аралашу нәтиҗәсендә балалар этләр турында, өйгә хайван алгач очрашырга туры килгән авырлыклар турында беләчәкләр. Чөнки еш кына этнең урамда калуына хуҗаларның әзерлексез булуы сәбәп булып тора, һәм безнең максат ташланган этләрнең санын киметү».
Балалар шулай ук узган ел ахырында приютта ачылган «этләр өчен балалар бакчасы»нда булдылар, анда хәзерге вакытта 4 айлык һәм аннан өлкәнрәк 26 көчек яши. Нәниләр приютка шәһәр урамнарыннан табып китерелгән. Шулай ук көчекләрне хайван өчен җаваплылык ала алмаган хуҗалар үзләре китерә. Барлык нәниләр дә вакцинацияләнгән. Хезмәткәрләр сүзләренчә, көчекләрне өлкән этләргә караганда күбрәк алалар. Май башыннан гына да 5 эт яңа хуҗалы булган.
Көчекләрне волонтерлар тәрбияли. Шуларның берсе – Идел буе районының 35 нче номерлы лицееның җиденче сыйныф укучысы Дарья Смирнова. Кыз үзенә эт алырга теләгән, һәм әти-әнисе аңа башта приюттагы хайваннарны тәрбияләп карарга тәкъдим иткән. «Бүген мин вольерларны җыештырдым, ашау савытларын юдым, ашаттым һәм этләр белән уйнадым, миңа бик ошады. Миндә дүрт аяклы дус алырга теләге тагын да артты. Миңа калса, аны тиешенчә тәрбия кыла алыр идем. Приютка алга таба да киләчәкмен, монда – яратуга бик мохтаҗ ташлап калдырылган этләр», – дип сөйләде ул.
Теләге булган һәркем волонтерлар хәрәкәтенә кушыла ала, моның өчен приютка мөрәҗәгать итү дә җитә, биредә шулай ук иске кирәкмәгән әйберләр дә кабул ителә. Тулырак мәгълүматны түбәндәге телефон номеры буенча алырга мөмкин: +7(843)251-26-16. «Бездә волонтерларга ихтыяҗ бар. Этләр, беренче чиратта, аралашуга мохтаҗ, кеше белән 15-20 минут аралашу этне мәрхәмәтлерәк итә», – дип билгеләде Рөстәм Нуруллин. Ул шулай ук мәктәп укучылары арасында акция башлап җибәрү планнары турында сөйләде. «Барыннан да ешрак килүче һәм приютка ярдәм итүче балалар төрле кибетләргә сертификатлар белән бүләкләнәчәк», – дип сөйләде «Зооцентр» директоры.
Бүген приютта булган балаларның күбесе волонтер булу турында уйланды. «Хайваннарны бик кызганам, аларның күзләре моңсу. Этләргә шулкадәр игътибар җитми, мин һичшиксез бирегә тагын киләчәкмен», – дип тәэсирләре белән уртаклашты бишенче сыйныф укучысы Эмилина Васильева. Шулай ук хайваннарга аның сыйныфташы Динә Шәрәхетдинова да ярдәм итәргә тели. «Мин этләр өчен приютта беренче тапкыр, бу экскурсия мине бик тәэсирләндерде, монда ешрак килергә һәм этләргә ярдәм итәргә телим», – диде ул.
Укучылар өчен мондый экскурсияләр июнь ахырына кадәр узачак.
Исегезгә төшерәбез, узган атнада Казанда «Зоокайгырту атнасы» тәмамланды. 20 нче апрельдә башланган акция шәһәрнең барлык уку йортларында узды. Укучылар игелек дәресләрендә булдылар, сукбай хайваннарны яклау темасына уеннар һәм викториналарда, кинологлар һәм зооволонтерлар катнашында сыйныф сәгатьләрендә катнаштылар, шулай ук сукбай хайваннар приютында булдылар. «Зоокайгырту атнасы» «Без ияләштергәннәр өчен җаваплы» шәһәр программасы кысаларында узды. Аны гамәлгә ашыру узган елның сентябрендә башланып китте. Программага 250 дән артык чара кергән, аларда 35 меңнән артык Казан укучысы катнашкан.
ТР башкаласында даими рәвештә акцияләр уздырыла, алар вакытында шәһәр халкы приюттагы этләр белән таныша һәм тәрбиягә ала ала. Барлыгы шундый 4 акция үткәрелде, 38 эт үзенә яңа хуҗа тапты, парк һәм скверларда уза торган мондый күргәзмәдә көчекләрнең берсен Казан Мэры алды. Быел акция дәвам итәчәк. «Май азагында беренче чараны үткәрергә планлаштырабыз. Формат элеккечә калачак – приюттан этләрне паркка алып киләбез, казанлылар алар белән иркен аралаша, уйный, ашата алачак, шулай ук ветеринарларны, белгечләрне чакырачакбыз, алар хайваннар һәм аларны карау турында сөйләячәкләр», – дип хәбәр итте Искәндәр Гыйниятуллин.