В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
2021 елда Казанда агулы еланнарның 12 тешләү очрагы теркәлгән.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы май, Дмитрий Никитин). 2021 елда Казанда кара еланнар тешләүнең 12 очрагы теркәлгән. Татарстанда барлыгы дүрт төр елан яши: гади тузбаш, бакыр елан, дала кара еланы һәм гади кара елан. Җылы көннәр җитү белән, һава температурасы +5 градуска кадәр җылынгач, еланнар кышкы йокыдан уяна һәм агулы сөйрәлүчеләр кешеләр өчен җитди куркыныч тудыра ала.
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы директоры, биология фәннәре кандидаты Алексей Павлов зыян күрүчеләрне еланнар иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә чагуын билгеләп үтте, чөнки нәкъ менә шул чорда сөйрәлүчеләр ярым йокылы халәттә була, кешене күрми калып һәм куркып чага ала, дип белдерде. Моннан тыш, җәйге эссе көннәрдә еланнар сулыклар һәм чишмәләр янында булырга яраталар.
«Кеше өчен бары дала кара еланы яки гади кара елан белән генә очрашу куркыныч. Кагыйдә буларак, елан беренче булып һөҗүм итми, ләкин аңа очраклы рәвештә башсаң, елан агрессия күрсәтергә мөмкин. Якынайганда ул ысылдый һәм ыргылышлар ясый, әмма шул ук вакытта качып китәр өчен уңышлы мизгел көтә. Әгәр дә элемтәдән котылып калып булмаса, сезне елан тешләсә, барыннан да элек тынычлык сакларга һәм паникага бирелмәскә кирәк», – дип киңәш итте А.Павлов.
Елан тешләгән кешегә хәрәкәт итмәскә тырышырга кирәк, чөнки хәрәкәтсез хәлдә организмда агу таралу тизлеге кимиячәк. Елан чакса, җәрәхәтнең нинди булуына карамастан, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Иң яхшысы – 112 номеры буенча шалтырату: диспетчер якындагы хастаханәнең адресын хәбәр итәчәк яки зыян күрүчегә ашыгыч ярдәм хезмәтен җибәрәчәк. Табиб яки операторга нинди елан тешләгәнен хәбәр итәргә, яки аның тышкы кыяфәтен тасвирларга тырышырга кирәк. Бик еш очракта елан тешләгәннән соң кешегә агуга каршы инъекция кертергә кирәк була.
«Әгәр зыян күрүчене кичекмәстән медицина учреждениесенә илтү мөмкинлеге булмаса, аңа база ярдәме күрсәтү зарур. Яра булган урыннан бөтен бизәнү әйберләрен һәм киемне салдыру сорала – бу шешүне булдырмый калырга ярдәм итәчәк. Тешләү урынын кискен су агымы астына куярга кирәкми – яраны суда чылатылган чүпрәк белән җайлап кына чистартырга кирәк», – дип сөйләде ТР сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш токсикологы Алия Насыйбуллина.
Аннары яралы очлыкларга компрессион бинтлар салырга кирәк. Моны ашык тартылгандагы кебек үк эшләргә – бу җирне артык тыгыз итмичә генә чорнарга киңәш ителә. Моннан тыш, тешләү урыныннан якынча 10 см өстәрәк очлыкны бәйләргә кирәк. «Чаккан урын янында жгут салырга ярамый, чөнки бу тагын да авыррак нәтиҗәләргә китерәчәк», – дип ассызыклады токсиколог.
А.Насыйбуллина билгеләп үткәнчә, табигатькә чыккан кешеләргә үзләре белән аллергиягә каршы препаратлар, шулай ук эчәргә яраклы чиста су запаслары алырга кирәк. Моннан тыш, үзең белән преднизолон алырга тәкъдим ителә. «Кара елан тешләгәннән соң дөрес гамәлләр нәтиҗәсендә, дәвалау вакыты ике-өч атнадан артмаска мөмкин, ә дөрес булмаганнары аркасында – бер айга кадәр һәм аннан да күбрәк».
Кара еланны агулы булмаган еланнан ничек аерырга һәм сөйрәлүчеләр белән очрашканда үзеңне ничек тотарга кирәкле турында KZN.RU порталы белешмәсеннән укып белергә мөмкин.