Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.12.2018, 11:13

156-нчы мәктәп директоры: "Инклюзив белем бирүнең төп максаты - балага социализацияләнергә һәм гармонияле үсәргә ярдәм итү"

Учреждениедә универсаль каршылыксыз мохит булдырылган һәм үзенчәлекле балаларны укыту өчен ресурс үзәге эшли.

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче декабрь, Алена Мирошниченко). Һәр баланың үз үзенчәлекләре бар, һәркем бу дөньяны үзенчә кабул итә һәм педагогларның бурычы – балаларны барлык кешеләр белән аралашырга өйрәтү, дип саный Казанның 156-нчы мәктәбе директоры Марина Хоменко. Бу уку йортында сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен белем бирү системасының өстенлекле юнәлешләренең берсе тормышка ашырыла - алар гадәти, сәламәт балалар белән бергә укыйлар, көн саен мәктәпкә йөриләр, яшьтәшләре белән аралашалар.

156-нчы мәктәп - универсаль каршылыксыз мохит булдырылган һәм үзенчлекле балаларны укыту өчен ресурс үзәге үстерелә торган 66 гомуми белем бирү учреждениесенең берсе. Аның укытучылары 25 инвалид бала белән эшли, шуларның 9-ы 1-3 сыйныфларда укый һәм аутистик спектр бозылуга (РАС) ия.

"Үз үзенчәлекләре һәм дөньяны кабул итү"

Марина Хоменко билгеләп үткәнчә, инклюзив белем бирүнең төп максаты - балага социализацияләнергә ярдәм итү, кешеләр белән аралашырга һәм гармонияле үсәргә өйрәтү. Әйтик, РАС белән укучылар башка балалар белән беррәттән гомуми белем бирү сыйныфларына йөри. Кайберләрен һәр баланың үзенчәлекләре өчен белем бирү процессын көйләүче тьюторлар озата бара. Еш кына бер сыйныфта РАС белән ике бала шөгыльләнә. Шул ук вакытта белем бирү процессында мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән хезмәттәшлек итүче мәктәпнең барлык укытучылары да өстәмә югары белем алган.

РАС белән укучылар гомуми белем бирү классларына башка балалар белән беррәттән йөриләр, кайберләрен тьюторлар озатып йөри.

Дәресләрдән соң РАС белән балалар дефектологлар белән дәресләр уза торган махсус җиһазландырылган ресурс классына укырга китә. Биредә балалар артык борчудан котыла, киеренкелекне киметәләр. Даими дәресләр һәм тест үткәрү балаларның үз-үзләрен тотышында үзгәрешләр динамикасын алып барырга ярдәм итә.

"Һәр баланың үз үзенчәлекләре бар һәм һәркем бу дөньяны үзенчә кабул итә. Ә безнең бурыч - аларны һәркем белән аралашырга, дуслар табарга өйрәтү. Әгәр һәр кеше аерым булса, бу ялгызлык белән яный, әгәр аларның бер генә булса да дуслары барлыкка килсә – бу бөтенләй башка хәл", - дип саный мәктәп директоры.

Казанның гомуми белем бирү учреждениеләрендә барлыгы 1032 инвалид бала укый, 530 кеше өйдә индивидуаль белем ала.

Казанның гомуми белем бирү учреждениеләрендә барлыгы 1032 инвалид бала укый. Шәхси рәвештә өйдә 530 кеше, шуларның 6-сы дистанцион белем бирү технологияләре кулланып белем алалар. Моннан тыш, шәһәрдә 9 махсус (коррекцион) учреждение эшли, анда 2059 кеше белем ала (шуларның 513-е – өйдә, 1546-сы – мәктәпләрдә).

Барлык яңалыклар