Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.09.2021, 11:57

Казанның «Унбер» лицее директоры Алмаз Хәмидуллин педагоглар өчен «Нобель премиясе»нә дәгъва итә

Укытучыга көндәшлекне 21 илдән 8 мең укытучы тәшкил иткән.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче сентябрь, Алинә Бережная). Мәскәү районының 2-нче номерлы лицееның математика укытучысы булып эшләгән «Унбер» Казан лицее директоры Алмаз Хәмидуллин Россияне халыкара премиягә тәкъдим итә. Яшь укытучы Global Teacher Prize премиясе финалына чыккан Россиядән бердәнбер вәкил булып тора.

Global Teacher Prize халыкара премиясе инде җиденче ел рәттән уздырыла. Анда дөньяның иң көчле укытучылары катнаша. Быел Казан педагогы Алмаз Хәмидуллинга 21 илдән 8 мең укытучы көндәшлек иткән. «Мин төрле конкурсларда, олимпиадаларда катнашырга яратам, – дип сөйләде Алмаз Хәмидуллин. – Бу премия турында мин өч ел элек белдем, тик көтеп торырга, тәҗрибә тупларга булдым, һәм менә быел инде көндәшлек булдыра алуымны аңладым, минем чыннан да лаеклы казанышларым барлыкка килде, алар турында югарырак дәрәҗәдә белдерергә теләдем».

Казан укытучысы үзенең педагогик юлын Түбән Камада башлаган, 2016 елда Татарстан башкаласына күченгән һәм Мәскәү районының 2-нче номерлы лицей-интернатында математика укытучысы булып эшли башлаган, анда ул 5 ел эшләгән. Алмаз Хәмидуллинның быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары дөньяның абруйлы югары уку йортларына укырга кергән – икесе Гонконгта укый, икенчеләре Мәскәү һәм Санкт-Петербургның алдынгы югары уку йортларында.

Шулай ук Алмаз Хәмидуллинның укучылары даими рәвештә халыкара олимпиадаларда җиңү яулый. «Соңгы биш елда мин математика буенча олимпиадаларга әзерләү белән шөгыльләндем. Әгәр элек лицейда елына уртача 1, 2 призер булса, хәзер 50-шәр призер республика дәрәҗәсендә генә, – дип билгеләп үтте премия финалисты. – Элек укытучы төп мәгълүмат чыганагы булган, хәзер укытучының бурычы – класста балаларны белем алуга этәрүче атмосфера тудыру. Мин нәкъ менә шундый тактиканы сакларга тырышам – укучыларга мотивация бирәм. Шулай ук укытучы балалар өчен үрнәк булырга, үз тәҗрибәсендә белемгә тартылуны күрсәтергә, төрле конкурсларда даими катнашырга тиеш».

Укытучы дөньяның иң яхшы 50 укытучысы исемлегенә керәчәген көтмәгән. «Мин гаризаны яз көне бирдем, аеруча югары нәтиҗәләргә исәп тотмадым, әмма көчемнән килгәннең барын да эшләдем: берничә этап уздым – портфолио җыйдым, видеоинтервью форматында комиссия сорауларына җавап бирдем, берничә кейс чиштем», – диде Алмаз Хәмидуллин. Ул конкурс белән параллель рәвештә «Унбер» лицее директоры вазыйфасына керешү өчен әзерләнүен өстәде, ул үз ишекләрен агымдагы елның сентябрендә ачты.

Премиянең илле финалисты арасыннан октябрь аенда 10-сы сайланачак, җиңүчене ноябрьдә игълан итәчәкләр – ул бер миллион доллар алачак. «Без әлегә көтү режимында катып калдык, унлыкны нинди биремнәр һәм критерийлар буенча сайлап алачаклары турында әйтмәделәр», – дип сөйләде Алмаз Хәмидуллин. Казан укытучысы үз көченә ышана һәм откан сумманы нәрсәгә сарыф итәчәген белә. «Мин катлаулы тормыш хәлләрендә калган укытучыларга ярдәм фондын ачарга телим. Бу фонд бөтен дөнья буйлап эшләячәк, – дип уртаклашты укытучы планнары белән. – Укытучылар шулай ук ярдәмгә мохтаҗ, фонд алар өчен эшләячәк тә».

Билгеләп үтик, бу Алмаз Хәмидуллин катнашкан беренче зур бәйге түгел. 2017 елда ул «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының иң яхшы укытучылары бишлегенә керде, 2019 елда «Мәгариф» Бөтенроссия өстенлекле милли проекты җиңүчесе булды, 2020 елда «Россия лидерлары» Бөтенроссия конкурсының ярымфиналисты булды, шулай ук берничә тапкыр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Барлык яңалыклар