В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Спортчы кыска һәм ирекле программалар буенча 218,01 балл җыйган
Россиянең Тимераякта фигуралы шуу федерациясе фотосы
«Стрела» физик тәрбия-спорт берләшмәсе» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Динә Хөснетдинова фигуралы шуу буенча 2025/2026 елгы Россия Гран-приеның өченче этабында алтын медаль яулады. Ярышлар 8 һәм 9 ноябрьдә Казанның Спорт сараенда узды.
Спортчы кыска һәм ирекле программалар буенча 218,01 балл җыеп, көндәшен 10 баллдан артык өстенлек белән җиңгән. Бу Динә Хөснетдинованың өлкәннәр арасында беренче җиңүе.
Бу елның август аенда, Этери Тутберидзеның тренерлык штабына күчкәнче, фигуралы шуу белән шөгыльләнүче Казан кызы остаз Надежда Заякинада шөгыльләнде, дип хәбәр итә Физик тәрбия һәм спорт комитеты.
Исегезгә төшерәбез, фигуралы шуу буенча Россия Гран-приеның беренче этабында «Стрела» физик тәрбия-спорт берләшмәсе» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Динә Хөснетдинова бронза медаль яулаган иде. Ярышлар 24-27 октябрьдә Магнитогорскта узды.